16 - 22 нче апрель көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы үтте. Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Вафина Эльмира олимпиада нәтиҗәләре буенча призер дип табылды. Эльмираны һәм аның укытучысы Артур Кәрим улы Галиәхмәтовны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.