Актаныш укучылары - татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләре

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

22 апрель көнне Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада тәмамланды. Гимназия-интернат укучылары һәрвакыттагыча уңышлы чыгыш ясадылар.

 

 Татар мәктәпләре укучылары арасында Газизова Сөмбел (8 сыйныф) һәм Вильданова Адилә (10 сыйныф) 1 нче урынны яуладылар. Кызларны һәм аларның укытучылары Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International