Татнетны үстерү фонды ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган, кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесенә 22 нче апрель көнне йомгак ясалды. Анда барлыгы 105 эш катнашты. Актаныш районыннан 4 эшнең өчесе безнең мәктәптән. Иң куанычлысы шул: 2 нче класс укучысы Фәррахова К.И. - II, 9 нчы класс укучысы Хисамова Р.Р. - I урын яуладылар. Алар дәрәҗәле дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. (Җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев, А.Ф.Хисамова)