Актанышта - районкүләм өмә

2016 елның 23 апреле, шимбә

Бүген, 23 апрель көнне, санитар чисталык икеайлыгы кысаларындаАктанышта районкүләм өмә уза. Чарада хакимият эшчеләре, барлык оешма-предприятияләр һәм районыбыздагы чисталыкка битараф булмаганнар катнашты.

Төп көчләр парк һәм мәйданнарны төзекләндерү, чистартуга куелды: агачларның кәүсәләрен агарту, корыган ботакларны кисү, чүптән  һәм корыган яфраклардан арындыру.

Уздырылган өмәнең файдасы зур булды – Актанышыбыз күзгә күренеп чистарды, матурланды, яшәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International