Шахмат нигезен авыл шахматчыларын тәшкил итә. Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта узган атнада авыл районнары командалары арасында республика беренчелеге үтте. Актанышның үзеннән ике команда, Мөслим, Минзәлә, Кукмара, Баулы районнары, Алабуга шәһәреннән барысы 11 катнаш команда, ягъни балалар һәмөлкәннәр бергә көч сынаштылар. Актаныш командаларында 20 укучы уйный. Безнең “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”ның 2 класс укучысы Алияна Айбашыва III урынны яулады һәм 3 класс укучысы Аделина Кәшбразиева махсус дипломга ия булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә аларга уңышлар телибез.