Актаныш 1 нче санлы мәктәбе яңалыклары. Халыкара олимпиада җиңүчесе.

2016 елның 23 апреле, шимбә
22 апрель көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры концертлар залында  татар теле һәм әдәбияты буенча  Халыкара олимпиаданың нәтиҗәләр ясау һәм ябылу тантанасы узды. Тантанада Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Финалда  Россия субъектларыннан һәм Япония, Канада, Франция, Австралия, Финляндия, Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан килгән 500 мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты . Олимпиада Казанда 19 нчы апрельдән 22 нче апрельгә кадәр уздырылды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча 10б сыйныф укучысы Фәррахова Инзилә (татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Рахманова Гөлнара Фалгатовна) III урын яулады. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International