8а сыйныфы укучылары (татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Галиева Ленара Рафаиль кызы) үзәк китапханә белән берлектә Г.Тукай иҗатына багышланган кичәдә катнаштылар. Кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичәдә өлкән яшьтәге апаларның да яттан шигырь сөйләве балаларда соклану хисләре уятты. Бәйрәм Тукай сүзләренә иҗат ителгән, укучы тарафыннан башкарылган җыр белән тәмамланды.