21 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2-4 класс укучылары Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү буенча 1-5 класслар арасында районда үткәрелгән конкурста катнашып, призлы урынга лаек булдылар. Алар укытучылар Фаттахова Л.Д. һәм Ахмадуллина М.М. җитәкчелегендә бөек татар шагыйренең “Су анасы” әсәрен сәхнхгә куйдылар. Котлыйбыз!
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 класс укучылары, укытучылары Ахмадуллина М.М. җитәкчелегендә, “Ачышлар мериадасы” олимпиадасында катнашып, үзләренең белемнәрен сынадылар. Афәрин!
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2, 4 класс укучылары “Учу.ру” порталы үткәргән “Яшь предприниматель” онлайн олимпиадада катнашып, Мактау грамотасына, укытучылары Ахмадуллина М.М., Фаттахова Л.Д. Рәхмәт хатына ия булдылар.
21 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары районда үткәрелгән фәнни-техник иҗат фестивалендә катнаштылар. Шулай ук балаларның кул эшләре дә тәкъдим ителде. 5 класс укучысы Салихов Илнур, 7 класс укучысы Аскаров Ленар үзләре ясаган самолет һәм ракета моделен якладылар. Җитәкчеләре – технология укытучысы Сахауов И.Г.!
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, белем бирү оешмаларының 1-5 сыйныф укучылары арасында, район күләмендә "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” бәйгесе узды.
21 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап зурлар белән"Тукай шәҗәрәсе- язучылар иҗатында" исемле әдәби уку үткәрелде. Әлеге чарада якташ язучыбыз М. Әмирхановның "Бибимәмдүдә" бәяне кычкырып укылды. Ул Г.Тукайның әнисенә багышлып язылган. Шулай ук Г.Тукайның әнисе, әтисе ягыннан төзелгән нәсел шәҗәрәсе белән таныштык.
“Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан колхозчыларның тормышын яхшыртучы, район авыл хуҗалагын яңа этапка чыгаруга үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш керткән шәхеснең тормыш һәм хезмәт юлын яктырткан чара 22 апрель көнне узды.
“Спорт сөюче Татарстан” акциясе дәвам итә. Сәламәт яшәү рәвешен ппропагандалу максатыннан Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Тылсым” мәктәп -балалар бакчасында спорт бәйрәме уздырдылар.
21 апрель көнне район күләмендә Г.Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча конкурс узды