21 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап зурлар белән"Тукай шәҗәрәсе- язучылар иҗатында" исемле әдәби уку үткәрелде. Әлеге чарада якташ язучыбыз М. Әмирхановның "Бибимәмдүдә" бәяне кычкырып укылды. Ул Г.Тукайның әнисенә багышлып язылган. Шулай ук Г.Тукайның әнисе, әтисе ягыннан төзелгән нәсел шәҗәрәсе белән таныштык. Тукайның тормышы, нәсел- нәсәбен өйрәнү, аның турында истәлекләрне саклау һәм киләсе буыннарга тапшырып калдырасы килә.