"Спорт сөюче Татарстан" республика акциясе "Алтынчәч" балалар бакчасында
Яңа Кормаш авылы гражданнары авылның санитар торышына җитди игьтибар бирәләр.Татар Суксуы авыл жирлеге территориясенэ кабул ителгән чисталык булдыру,төзекләндерү кагыйдәләренә таянып авылның төзеклеге, санитария хәлен яхшырту буенча да күп эш эшләнде.
Авыл жирлегендэ чисталык һәм тәртипне саклау өчен даими рәвештә өмәләр оештырыла. Авыл җирлегенә кергән юл кырыйларын чистарту,чүп үләннәреннән арындыру һәм мәчет тирәләрен жыештыру эшләре алып барыла.21 апрель көнне чираттагы өмә "Газиз"мәчетендә өлкәннәр белән оештырылды.Монда катнашкан кешеләрнең һәр кайсына рәхмәт әйтәсе килә.
“Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагогы һәм психологы Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгы уңаеннан Актаныш районының Байсар гомуми белем бирү мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары арасында КВН бәйгесе үткәрде.
21 апрель көнне Татарстан республикасы мәктәпләрендә “Граждановедение” фәне буенча халыкара чагыштырулы тикшерү уздырылды.
"Тукай айлыгы" кысаларында мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы уза. Атналык барышында чараларны укытучы Галләмова Г.М. оештыра.
20 апрель көнне Фирая Султанова-Жданова призына үткәрелгән эстафетада уңышлы чыгыш ясап, Яңа Әлем мәктәбе укучылары командасы 1 урын яулап, Кубокка ия булдылар.
АТТ тулай торагында әдәби кичә.
19 апрель көнне Яңа Әлем мәдәният йортында мәктәп һәм балалар бакчасына йөрүче балаларның ата-аналары катнашында эшлекле җыелыш үткәрелде. Җыелышны авыл башлыгы Дилбәр Миркасимовна алып барды. Чарада МЧС, эчке эшләр бүлеге, игелек үзәгеннән чакырылган вәкилләр дә катнашты. Мәктәп директоры һәм тәрбия завучы мәктәп эшчәнлеге һәм алда торган планнар белән таныштырдылар.
Мәктәптә Кино елы кысаларында педагог - организатор Шайдуллина Ләйлә Наил кызы "Мин кино яратам" темасына презентация карау оештырды,укучылар белән кино һәм мультфильм темалары буенча кызыклы викторина уздырды. Чара укучыларның кино сәнгате өлкәсендә белемнәрен һәм кызыксынуларын ачыкларга ярдәм итте. Бу чара ахырында укучыларга район күләмендә уздырылган видеофильмнар конкурсына информатика укытучысы Шавалиев Д.М.һәм укучылар Фаррахова К. һәм Хисамова Р. ярдәме белән әзерләнгән "Ералаш"("Тирән итеп сулагыз", "Арихметика") ,"Үз - үземә режиссер" тәкъдим ителде.
21 апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Г. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча районкүләм конкурс булып узды. Безнең мәктәпнең 2-4 нче класс укучылары,сөекле шагыйребезнең сабыйлар өчен язылган "Эш беткәч уйнарга ярый" әсәрен сәхнәләштереп тамашачыга тәкъдим итте.