Аккүз мәктәбе яңалыклары

2016 елның 22 апреле, җомга

Мәктәптә  Кино елы кысаларында педагог - организатор Шайдуллина Ләйлә Наил кызы  "Мин кино яратам" темасына  презентация карау оештырды,укучылар белән  кино һәм мультфильм темалары буенча  кызыклы викторина уздырды. Чара укучыларның кино сәнгате өлкәсендә белемнәрен һәм кызыксынуларын ачыкларга ярдәм итте. Бу чара ахырында укучыларга район күләмендә уздырылган видеофильмнар конкурсына информатика укытучысы Шавалиев Д.М.һәм укучылар Фаррахова К. һәм Хисамова Р. ярдәме белән әзерләнгән "Ералаш"("Тирән итеп сулагыз", "Арихметика") ,"Үз - үземә режиссер" тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International