Әти, әни, мин -спорт сөюче гаилә

2016 елның 22 апреле, җомга

Халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы президенты Миннеханов указы нигезендә 2016 нчы елның 16-23нчы апрель көннәрендә “Спорт сөюче Татарстан” акциясе игълан ителде. Без дә шул акция кысаларында бакчабызда физкультура эшчәнлегеннән тыш та төрле мавыктыргыч уеннар, кызыклы һәм файдалы булган спорт бәйрәмнәре үткәрдек. Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим. Бүген безнең педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә ата- аналар белән дә нәтиҗәле эш бара. Безнең бакчабызда да шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелде. Беренче кечкенәләр, икенчеләр кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә хәзерлек төркемнәре әти- әниләре һәм балалары белән ачык һавада һәм  балалар бакчасының залында " Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” дигән спорт бәйрәмнәре оештырылды.

"Актаныш гомуми үсеш бирүче  7нче балалар бакчасы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International