Актаныш 1 нче санлы мәктәбе яңалыклары. Габдулла Тукайның 130 еллыгына.

2016 елның 23 апреле, шимбә

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем бирү оешмаларының 1-5 сыйныф укучылары арасында район күләмендә "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” бәйгесе узды. Әлеге чарада безнең мәктәпнең 3а классы  (класс җитәкчесе Даутова Алсу Камиловна) укучылары катнашты. Алар тамашачыларны Г.Тукай әсәрләре буйлап сәяхәткә алып чыктылар. Уңышлы чыгыш ясап, I нче урын яуладылар. Афәрин укучылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International