Кышкы йокысыннан уянган табигать, ниһаять җиңел сулыш ала башлагандыр. Чөнки кыш буена кар астында җыелган чүпләр “баш калкытканнан” соң, тирә-як ямьсез, шыксыз булып тоела иде. Санитар чисталык икеайлыгы кысаларында, оешма-предприятие тирәләрен, урам араларын җыештыра башлагач, Актаныш көннән-көн матурлана бара. Бу эштән МБОУ “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы” да читтә калмый. Кулларына тырма, себерке тоткан хезмәттәшләребез өмәгә чыкты. Участокларны чистартып, чүпләрен капчыкларга тутырды. Башлангыч мәктәп-балалар бакчабыз тагын да ямьләнеп калды.