Татарстан Республикасы Милли китапханәсе китап укуны алга җибәрүдә яңа алымнар кулланып иҗади эшләүчеләр арасында туган якны өйрәнү буенча ”Татарстан – безнең уртак йортыбыз” бәйгесе игълан иткән иде.Үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Зөфәк кызы Гайнанова, Әтәс авылы китапханәчесе Мәүҗидә Гавис кызы Гарипова, Күҗәкә авылы китапханәчесе Ләйсән Рифкат кызы Акмалова бәйгедә катнашып, дипломга лаек булдылар.
Игелек үзәге "РИТЭК" җәмгыяте һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Рухилык һәм мәдәният" номинациясендә “Үзеңдә үзеңне тап” проекты белән җиңү яулады
31 май көнне хәрби җыен барышында хәрбиләштерелгән ярышларга нәтиҗә ясалды: Актанышның 1 нче мәктәбе – беренче, кадет-интернат мәктәп – икенче, Татар Суыксуы мәктәбе өченче урын яулады. Берничә төр ярышларда беренче урын яулаучы – югары хәрби һәм физик әзерлек күрсәткән ун укучы район хәрби комиссариатының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
29 май көнне Ирмәш тау итәгендәге яланлык хәрби шәһәрчекне хәтерләтте: биредә район мәктәпләреннән хәрби җыенга килгән югары сыйныф укучылары солдат тормышы белән яши башлады.
Түбән Гәрәй авылында яшәүче тыл ветераны Гөлшан Нургали кызы Хәбированы район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева 29 майда 90 яшь тулган көне белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның күчтәнәч-бүләген, Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасын тапшырды.
Хөрмәтле райондашлар! Бүген – 30 май көнне 14 сәгатьтә “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында Башкортстанның халык артисты – курайчы Роберт Юлдашевның, “Гүзәл-денс” төркеменең концерты була, рәхим итегез!
Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты – сәнәгать комитеты әгъзасы Әлфия Гомәр кызы Когогина 29 май көнне Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды.
28 май көнне район сәнгать мәктәбенә җитәкче итеп Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов билгеләнде. Аны коллективка район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов тәкъдим итте.
Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул аңа киләчәктә дә якын дус булып кала. “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Китап кайда яши?" дигән сорауга җавапны Актаныш үзәк балалар китапханәсендә таптылар.
Җәмгыятебездә мохтаҗлык аркасында һава торышына, заманага карап киенүдән мәхрүм калучылар юк түгел, алар арасында балалар да бар.