29 май көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Кайнар линия" үткәрә. Югарыда билгеләнгән вакыт аралыгында сез Казанда (843)255-25-71 номеры буенча Росреестрның белгече Ильсия Казаковага мөрәҗәгать итеп, балигъ булмаган балалар исемендә булган торакны алу яки сату үзенчәлекләре буенча сорауларга җаваплар ала аласыз.
-Һәр эшмәкәргә барып җитеп, ачыктан-ачык сөйләшеп, үсеш планын билгеләп, аңа бизнесын үстерүдә ярдәм итү – безнең максат. Җитештергән продукцияне, чималны сатарга мөмкинлекләр тудыру, товарны, иң беренче чиратта, районның үз базарында, эчке багланышларда куллану – без шуңа омтылабыз. Районда 689 кече һәм урта эшмәкәр бар, аларда 3800 кеше эшли.
Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге озак еллар дәвамындагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең компьютерда версткалау операторы Мөхәмәтдинова Айсылу Фирдәвис кызы, компьютерда җыю операторы Фәрдиева Таңсылу Фирдәвис кызы - “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының Мактау кәгазе, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең телевидение корреспонденты Сәлахова Регина Рафаэл кызы Татарстан Республикасы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.
Актанышта предприятиеләр һәм оешмалар, авыл җирлекләре командалары катнашында спорт ярышлары уздыру гадәти хәл, ә менә бүгенгесе тәүге тапкыр – җәйге Спартакиада!
Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә саклана ул. Бу көнне Актаныш кадет интернат-мәктәбе иң тырыш, батыр IX һәм XI класслары белән саубуллашты. Мәктәпне тәмамлаучы XI сыйныфның 2 укучысы, IX сыйныфның 19 укучысы укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде, остазларыннан мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын алды.
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләрен, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләрен хөрмәтләп, шәхси эшмәкәр Дания Әнвәр кызы Сәетзадина, Шәяздановлар гаилә фермасы Актаныш муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! 26 май - икътисадта үз урыннарын мөстәкыйль рәвештә тапкан кешеләр бәйрәме – Россия эшмәкәрләре көне!
Һәр нәрсәдән дә уңай энергия алып була. Сезнең янәшәдә генә булган аерым әйберләрдән - су, җил, кояш, һава һәм, шулай ук, табигатьтән дә.
Райондашлар, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталына сез үзегезне борчыган сорауларны юллый аласыз.
Яз җитү белән күпчелек кеше үз бакчаларына ашыга. Тик, җир мөнәсәбәтләре аркасында күршеләр арасында еш кына бәхәсләр туа: кем кемнең җирендә коймасын корган, яки күршесенең җирендә үсентеләр утырткан?