Килешү төзүдә социаль оешманың түләүләр бүлеге, өлкән граждан үзе һәм тәрбиягә алучы гаилә катнаша. Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләгә тәрбияләнүче пенсиясенең 75 проценты һәм беренче төркем инвалид өчен өстәмә 8 мең сум, икенче төркемгә 6 мең сум, өченче төркем инвалидка 4 мең сум акча түләнә.
Актаныш районы ветераннар Советы өлкәннәр ункөнлеге кысаларында хезмәт династияләрен пропагандалау, хөрмәтләү максатыннан “Буыннар чылбыры өзелмәсен” исеме астында чара үткәрде. Чараның мактаулы катнашучылары төрле һөнәр ияләре, гаиләләре белән бер һөнәр сайлап хезмәт куйган өлкәннәр.
5 октябрь – Халыкара Укытучылар көне! Балалар иҗат үзәгенең балалар хәрәкәте бүлеге каршында оештырылган “Ак җилкән” балалар һәм яшүсмерләр оешмаларының район Советы бәйрәм белән видеокотлау әзерләнде.
Актанышта укытучыларны хөрмәтләделәр.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасы атказанган укытучысы” исеме бирелүче укытучылар.
Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветераннар, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!
4 октябрь көнне Актаныш балалар китапханәсендә 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең I Б сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Долгова Заһинә) “Китапханә, китап һәм мин - без дуслар” дигән экскурсия узды. Балалар китапханә кагыйдәләре белән таныштылар, укучы формуляры нәрсә ул, ничек китапханәгә китап укучы булып язылырга, китапханәдә нинди китаплар бар һәм башка бик күп сорауларга җавап алдылар.
Илебез буенча октябрь ае башында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Әле күптән түгел генә Актаныш районы педагогларын август киңәшмәсе үзенә җыйган иде. Бүген исә, мөгаллимнәребез Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге хезмәт ияләренә тәбрик сүзләрен район башлыгы Э.Н.Фәттахов белән беррәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Ә.Г.Когогина да ирештерде.
Татарча көрәш буенча Пучы авылында 3 октябрьдә район Балалар иҗат үзәге призына ярыш үткәрелде. Бәйгедә Кәзкәй, Пучы, Киров, Мөшеге, Калтак мәктәпләреннән 40 укучы катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр:Сәлимов Кирилл (Калтак), Нургалиев Айзат (Пучы), Марданов Ришат (Пучы), Хаҗиев Денис (Кәзкәй), Дорофев Вадим (Кәзкәй), Шәмсиев Илназ (Пучы), Хафизов Ильяс (Пучы).