УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ УҢАЕННАН: Актаныш үзенең мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләде

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Әле күптән түгел генә Актаныш районы педагогларын август киңәшмәсе үзенә җыйган иде. Бүген исә, мөгаллимнәребез Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге хезмәт ияләренә тәбрик сүзләрен район башлыгы Э.Н.Фәттахов белән беррәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Ә.Г.Когогина да  ирештерде.

Тантаналы чарада  хезмәтләре нәтиҗәсендә югары дәрәҗәгә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназиянең химия укытучысы Р.И.Гариповага һәм Актанышның икенче санлы мәктәбендә рус теле укытучысы Р.З. Колыевага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән дәрәҗәле исем бирелде.  Икенче санлы мәктәп укытучысы Г.З. Кәшфиева РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына ия булды.  Шулай ук бер төркем мәгариф хезмәткәре Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттаховның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чара барышында “Ел укытучысы -2018” җиңүчеләре дә, мәктәп директорларының уку-укыту буенча урынбасарлары да сәхнәгә күтәрелде.

Укытучылар көне Актанышта зур оешканлык белән үтте. Район башлыгы мәгариф хезмәткәрләренә үзгә бүләк тә әзерләгән иде. Алар хозурына Г.Камал театры артистлары тамаша тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International