Өлкән кешене тәрбиягә алырга теләсәгез, социаль яклау бүлегенә рәхим итегез

2018 елның 5 октябре, җомга

2017 елның 1 гыйнварыннан республикада өлкән яшьтәгеләр өчен “сыендыручы гаилә” пилот проекты эшли башлады. Проект нигезендә, “сыендыручы гаилә” картлар йортында тәрбияләнүче, я булмаса, анда барырга чиратта торучы өлкәннәрне үзләренең гаиләләренә алып тәрбияләргә тиеш була. Опекунның хезмәткә яраклы, бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган, йорт шартлары яхшы булуы һәм тәрбиягә алган кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрендә тормавы шарт.

 

Килешү төзүдә социаль оешманың түләүләр бүлеге, өлкән граждан үзе һәм тәрбиягә алучы гаилә катнаша. Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләгә тәрбияләнүче пенсиясенең 75 проценты һәм беренче төркем инвалид өчен өстәмә 8 мең сум, икенче төркемгә 6 мең сум, өченче төркем инвалидка 4 мең сум акча түләнә.

 

Беркемне дә мәҗбүриләп булмый. Шулай да башкалар язмышына битараф булмаучылар да юк түгел. Өлкәннәребезне тәрбиягә алырга теләгән гаиләләр безнең районда да булыр дип ышанасы килә. Бу мәсьәләдә сораулар туса, район социаль яклау булегенә килергә яки 3-10-22, 3-07-51 телефон номерына шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International