“Буыннар чылбыры өзелмәсен”

2018 елның 5 октябре, җомга

Актаныш районы ветераннар Советы өлкәннәр ункөнлеге кысаларында хезмәт династияләрен пропагандалау, хөрмәтләү максатыннан “Буыннар чылбыры өзелмәсен” исеме астында чара үткәрде. Чараның мактаулы катнашучылары төрле һөнәр ияләре, гаиләләре белән бер һөнәр сайлап хезмәт куйган өлкәннәр. Латыпова Динә – гомер буена медицина өлкәсендә кешеләргә намуслы хезмәт куйган шәхес. Бүгенге көндә аның эшен улы һәм килене дәвам итә. Исламова Илсөяр – тормышын балаларга белем - тәрбия бирүгә багышланган укытучы. Аның династиясендә укытучы һөнәре  тормыш нигезе булып тора. Илсөяр апаның әнисе башлап җибәргән балаларны укыту эше балаларына һәм оныкларына күчкән. Исламова Луизаның тормышы сәнгать белән тыгыз үрелеп бара. Ул тәрбия биргән балалар, туганнары бөтен республикага танылган шәхесләр. “Гәрәбә” клубының актив оештыручысы  Луиза апа үзенең саллы өлешен куя, һаман сәнгатьтә әле ул. Ямалов Флүс -үзенең гомерен руль артында үткәргән шофер. Эшен төгәл һәм намуслы  башкаруы белән  аерылып тора. Флүс абыйның уллары әтисенең юлын дәвам иткәннәр. Төхбәтуллин Хәнис - озак еллар хисапчы булып эшләгән өлкән ветеран. Хәнис абый төгәл, һәр нәрсәнең исәбе булганны ярата. Бабасы өйрәткән төгәллекне Хәнис абый балаларына да өйрәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International