Район башлыгы Энгель Фәттаховның Укытучылар көне белән котлавы

2018 елның 5 октябре, җомга

Хөрмәтле  мөгаллимнәр, ветераннар, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!

Белем бирү – дөньяда иң борынгы һәм иң мәртәбәле һөнәр.  Укытучылар көне  беркемне дә битараф калдырмый торган иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Һәр мөгаллим абруйлы һәм игелекле хезмәт юлында үзенең эзен калдыра. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга  ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Сез безнең киләчәгебезне - яшь буынны алдынгы технологияләр, фәнни казанышлар нигезендә яңача фикерләүче, иҗади эшләүче, креатив һәм гореф-гадәтләребезне дәвам итүче милли рухлы итеп тәрбияләүдә һәм белем бирүдә  лаеклы хезмәт куясыз! Рәхмәт сезгә лаеклы хезмәтегез өчен!

Район мәгарифен яңа биеклеккә күтәрүдә без сезнең белән кулга-кул тотынып эшлибез. Укытучылар өчен  лаеклы мотивация, һөнәри үсеш өчен шартлар булдыру район җитәкчелегенең мәгариф системасы үсешендәге  төп бурычларының берсе, район мәктәпләренең рейтингын билгеләү дә нәтиҗәле эшчәнлеккә этәрә. Киләчәк үсешкә һәм остазлык эшчәнлегенә юнәлдерелгән грантлар белән мөгаллимнәргә ярдәм итү системасы да тормышка ашырыла. Районда мәгариф өлкәсенә яңа белем бирү стандартларын һәм заманча алымнарны өйрәнүне кертү, матди-техник базаны яңарту, дөнья стандартлары буенча әзерләнергә мөмкинлекләр тудыручы яңа техника һәм җиһазлар белән тәэмин итү юнәлешендә максатчан эш  алып барылды.

Хөрмәтле мөгаллимнәр! Бүгенге бәйрәм көнендә һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, иҗади уңышлар телим! Балаларга биргән күңел җылыгыз үзегезгә укучыларыгызның тирән ихтирамы һәм  зур уңышлары булып әйләнеп кайтсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International