ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, диләр. Нәкъ менә бу сүзләр архивлар миссиясен тулысынча чагылдырадыр, мөгаен. Архивлар үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра, безнең тарихи мирасны яшь буыннарга тапшырырга ярдәм итә.

8 октябрь  көнне Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Киңәшмә барышында  райондашларыбызның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, җирлекләрдә үзара салым акчасының тотылышы,  авыл хуҗалыгында башкарылучы көзге эшләр  барышы һәм башка хәл итәсе  мәсьәләләр каралды.


7
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Горурланам! Актаныш бүген үзенә  күпме талантларны җыйды. Татар әдәбиятенең һәм шигъриятенең иң якты йолдызлары белән актанышлылар, укытучылар, балалар аралашу мөмкинлеге татар дөньясына яңа талантлар тууга этәргеч бирә. Бүген киңкырлы шәхес, якташыбыз – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил  Салиховның олуг юбилее – 60 яше! Иҗат бәйрәмен ул туган якта билгеләп үтә, рәхмәт Сезгә туган якка, якташларга булган хөрмәтегез өчен. 

9 октябрьдә төнлә урыны белән көнбатыштан көчле җил саклана, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, 8 октябрьдә кичен 23 метрга кадәр.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Өлкәннәр ункөнлеге барышында Чалманарат авылында “сыендыручы гаилә”дә яшәүче Раузалия Нуриева кунаклар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов Раузалия апаның хәлен белешеп, тормыш-көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштыла, чәчкә бәйләме һәм күчтәнәч-бүләкләр тапшырдылар.

Актанышның данлыклы олпат көрәшчесе Марсель Гыйлаев истәлегенә һәм аның призына бүген – 6 октябрь көнне “Актаныш” спорт комплексында 2000 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында татарча көрәш турниры бара. Үз авырлыкларында җиңү яулау өчен келәмдә 124  яшь көрәшчебез бил алыша.

 

Олимпия чемпионы, Европа чемпионы, Россия фигурачысы Алинә Заһитова Сайтамада Japan Open команда турнирында ирекле программа буенча дөнья рекордын яңартты.

Европа командасы өчен чыгыш ясаучы 16 яшьлек фигуралы шуучы ирекле программа өчен 159,18 балл җыйды. Сентябрь ахырында Германиядә турнир вакытында куйган рекордын – 158,50 баллны якташыбыз тагын да якшыртып, яңа рекорд куйды.

5 октябрь – Укытучылар көнендә Зөбәер авылында 39 ел гомерен балалар укытуга багышлаган хөрмәтле укытучы, көчле математик Шәмсия Минһаҗетдин кызы Сәрварова яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.

Шәмсия Минһаҗетдин кызы хезмәт юлын 1944 елда Качкын мәктәбендә башлый. Зөбәергә килен булып төшкәч, әлеге авыл балаларын укыта. Авыл халкы  хөрмәт белән, “Халык укытучысы”, дип атый аны. Мөгаллимәнең якты истәлегенә, исемен мәңгеләштереп, Шәмсия Сәрварова яшәгән йортка элмә такта куелды.

Грипп буенча эпидемия сезоны башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнары территориаль бүлеге, 2018 елның 1 октябреннән 15 октябрьгә кадәр грипп һәм ОРВИ авыруын кисәтү буенча «Кайнар элемтә»  оештыра. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International