Район башлыгы җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

8 октябрь  көнне Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте. Район башлыгы Энгель Нәвап улы туган көннәрен билгеләп үтүче район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Альберт Тимировны, оештыру бүлеге җитәкчесе Дания Касыймованы, район башкарма комитеты каршындагы “Капиталь төзелеш идарәсе” директоры Рафил Сәлимовны туган көннәре белән котлады.

Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча гомуми бүлек җитәкчесе Люция Корбанова, икътисад бүлеге белгече Рәйлә Ризванова, юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов, оештыру бүлеге җитәкчесе Дания Касымова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International