Район хакимият бинасында атналык киңәшмә узды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бүген район хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

 

Киңәшмә барышында  райондашларыбызның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, җирлекләрдә үзара салым акчасының тотылышы,  авыл хуҗалыгында башкарылучы көзге эшләр  барышы һәм башка хәл итәсе  мәсьәләләр каралды.

Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте. Район башлыгы Энгель Нәвап улы туган көннәрен билгеләп үтүче “Саф” җәмгыяте директоры Илфат Әндерҗановны һәм “Ташкын” җәмгыяте директоры Рәүхәт Салихҗановны туган көннәре белән котлады.

Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең җитәкче урынбасары Фәһим Нуриев, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Мияссәр Зарипов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International