Дәүләт архивы хезмәтенә 100 ел

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, диләр. Нәкъ менә бу сүзләр архивлар миссиясен тулысынча чагылдырадыр, мөгаен. Архивлар үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра, безнең тарихи мирасны яшь буыннарга тапшырырга ярдәм итә.

Архив хәзер 2017 елда капиталь реконтрукцияләнгән яңа бинада урнашкан. Граҗданнарны кабул итәргә һәм, иң мөһиме, үзебезнең район архивын, документларны сакларга бөтен шартлар тудырылган. Яңа уңайлы архив саклау бүлмәләре, яңа стеллажлар, заманча сак һәм янгын сигнализацияләре куелган. Бүгенге көндә яңа архивның мәйданы 230 квадрат метр тәшкил итә, шуның 138 квадрат метры документлар саклау урыны. Актаныш архив бүлеге район башкарма комитетының структур бүлекчәсе булып тора, Россия һәм Татарстан Республикасы архив фондлары документларын саклау, комплектлаштыру, исәбен алу һәм куллану функцияләрен башкара. Штатта бер берәмлек – бүлек башлыгы исәпләнә һәм килешү нигезендә бер белгеч һәм бер техник персоналыбыз бар.

 

2018 елның 1 гыйнварына бүлектә 209 фонд исәпләнә: аларда 1922 елдан башлап 2018 елга кадәрге 32846 данә документ саклана, шулар эченнән 11945 данә личный состав документлары яки кешегә стаж һәм хезмәт хакын билгели торган документлар, 20671  идарә документлары, фотодокументлар 94, 136 шәхси документлар. Сакланучы барлык документларның 4450 се - дәүләт милке, 1000 нән артыгы – федераль милек, калганнары муниципаль милек булып санала.

2018  ел башыннан бүгенгәчә  архив бүлеге эш стажларын раслау, эшләгән чорга хезмәт хакы бирү, орден-медальләр белән бүләкләнү, репрессия корбаннарының алынган мөлкәтләре, суд карарлары, йорт салу өчен булеп бирелгән җир участоклары турында граҗданнардан, оешма-предприятиеләрдән кергән 987 мөрәҗәгатькә җавап бирде, шулар эченнән 911  социаль-хокукый сорау, 76 тематик сорау.

Искәртеп китәсе килә, бүгенге көндә бер кеше дә архивтан белешмә алмыйча, лаеклы ялга чыга алмый, хезмәт кенәгәләрендә булган һәр бер язуны тикшертәләр, чөнки Рәсәй буенча ялган хезмәт кенәгәләре бик күп.

 

Архив бүлеге Татарстанның пенсия фонды идарәләре, аеруча Актаныш пенсия фонды идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә,   максат бер – гражданнарның дәүләт түләүләренә законлы хокукларын максималь тәэмин итү.

 

Архивка Татарстан,  Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Коми, Марий Эл, Казахстаннан, шулай ук Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән мөрәҗәгатьләр керә. Мөрәҗәгатьләр төрле ысуллар белән керә: пенсия фондлары белән  аерым электрон элемтә булдырылган, шулай ук гражданнар дәүләт хезмәте һәм электрон почта аша сораулар җибәрәләр, традицион почта аша да хатлар килә, кабул итүгә дә  киләләр.

Административ регламент нигезендә, архив граҗданнарны дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрне  8.00 - 11.30 сәгатьләрдә кабул итә, калган вакытта мөрәҗәгатьләр эшкәртелә, документлардан мәгълүматлар туплана, архив берләшмәләре әзерләнә.

 

 

“2017 елда Татарстанда беренче тапкыр муниципаль архивларның матди-техник базасын ныгыту максатында грантлар бирү программасы булдырылды. “Актанышым -–Ак илем”, “Туган җирем – Актанышым” дигән туган як тарихын өйрәнү темасы белән без дә бик теләп катнаштык һәм ике  номинациядә җиңеп чыктык. Беренчесе буенча 260000 сумлык видеокамерага, фотоаппаратка, ә икенчесе буенча 145000  сумлык видеопроектор, ноутбук, экран һәм лазер таякчык кергән комплектка лаек булдык, гомуми грант суммасы 405000 сум тәшкил итте. Быел исә, сканер алырга грант эше әзерлим,  җиңәргә өметләнәм. Бүгенге көндә тормыш бик тиз темплар белән алга бара, архивлар да тыныч кына эшләп утыра алмый, заман таләпләренә туры килеп яңа, креатив алымнарны кулланып халыкка, яшь буынга якынаеп, аларның мәнфәгатьләрен үтәргә тырышып хезмәт куябыз, - ди, архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова. Бүгенге көндә Бердәм архив мәгълүмат системасы булдырылды – ул Татарстанда сынау проекты. Аңа Актаныш архив бүлеге дә тоташтырылган. Без инде беренчеләрдән булып барлык архив фондын, описьләрен һәм 40% документлар исемлеген керттек. Хәзерге вакытта документларның исемнәрен шул системага кертү эше дәвам итә. Алдагы этапта исә, без барлык документларның сүрәтләрен, яки сканнарын кертергә тиеш булабыз. Бердәм архив мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьләрне тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп башкаруга мөмкинлек бирәчәк”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International