Туган якта талантлар яктырак балкый – якташыбыз Данил Салиховка 60 яшь!

2018 елның 7 октябре, якшәмбе

-Горурланам! Актаныш бүген үзенә  күпме талантларны җыйды. Татар әдәбиятенең һәм шигъриятенең иң якты йолдызлары белән актанышлылар, укытучылар, балалар аралашу мөмкинлеге татар дөньясына яңа талантлар тууга этәргеч бирә. Бүген киңкырлы шәхес, якташыбыз – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил  Салиховның олуг юбилее – 60 яше! Иҗат бәйрәмен ул туган якта билгеләп үтә, рәхмәт Сезгә туган якка, якташларга булган хөрмәтегез өчен. Актаныш – татарларны берләштереп яшәтүдә үрнәк күрсәтүче бердәнбер төбәк. Әлеге иҗат бәйрәме дә тарихи, тәрбияви очрашу. Татар язучыларын берләштереп иҗат эшчәнлеге алып баручы, берлек белән җитәкчелек итүче, үзе дә татар драматургиясен әйдәп баручы, әсәрләре татар театры сәхнәләрендә куелучы олпат шәхеснең иҗатташ дуслары – якташларыбыз – тарихи романнар остасы Вахит Имамов, татар поэзиясен әйдәүче Мөхәммәт Мирза, Актанышны данлаучы шәхесләребез – Марат Әмирханов, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Әлфия Ситдикова, туган якта яшәп иҗат итүче талантлы шәхесләребез, бүген сезнең үрнәктә Актанышта егет-кызларыбыз иҗатка тартыла, беренче адымнарын ясый. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та Актанышның татар районы буларак милли рухта балаларны тәрбияләүче җирлек икәнлегенә ышаныч белдереп, республикада бердәнбер татар гимназиясен Актанышта ачырга хәер-фатихасын биргән, актанышлыларга ышанычын белдергән иде. Татарларны берләштереп яшәтүче Актаныш төбәгенең  тарихи бурычы бар  – ул татар әдәбиятына, мәдәниятенә, сәнгатенә лаеклы алмаш үстерүдә җаваплылык, уңдырышлы җирлек булдыру, этәргеч бирү. Татарның мәшһүр шәхесе Данил Салихов җитәкчелегендә Язучылар берлегендә бүген 337 язучы иҗат итә. Һәр кайсының үз фикере, татар дөньясында үз сүзе, үз исеме бар. Матур итеп эшлисез, иҗат итәсез, үткән юлыгыз матур, фикерләрегез төпле, үз кыйблагыз анык. Актаныш Сезнең белән горурлана, аралашып яшик, яшь талантларны үз үрнәгебездә бергәләп үстерик, - дип, бүген 7 октябрь көнне район мәдәниятендә олуг шәхесебез Данил Салиховны район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов 60 яшьлек юбилее белән котлады, эчтәлекле иҗат кичәсен каләм әһелләре, актанышлылар, укытучылар, укучылар белән бергәләп тамаша кылды. Үзенең теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде ул Актанышка кунакка кайтучы язучы-шагыйрьләребезгә. Татарларны берләштереп яшәтүче мәдәни мәркәз буларак, актанышлылар олуг чараларга әзерләнә. Аның беренчесе – 2019 елда 17 районны берләштерүче Ык буе сабантуе, икенчесе – 2020 елда Бөтенрәсәй сабантуен үткәрергә әзерләнү. Һәркем өчен олы җаваплылык булучы әлеге тарихи мөһим вакыйгаларга әзерлек эшләрендә Энгель Нәвап улы актанышлыларны да, язучыларны да бергәләп эшләргә һәм иҗат итәргә чакырды.

Иҗат кичәсе барышында Данил Салихов татарларны берләштереп, иҗатка рухландырып торуы өчен район башлыгы Энгель Фәттаховка, актанышлыларга, иҗатташ дусларына, гаиләсенә, туганнарына рәхмәтен белдерде.

Актанышның һәр талантлы шәхесенә иҗади үсеше өчен мөмкинлекләр тудырып, ярдәмләшеп яши Энгель Нәвап улы. Һәрвакыт терәк һәм таяныч булуы өчен аңа бүген бәйрәмгә  кайтучы һәр якташыбыз аерым рәхмәт әйтте. Чөнки якташларыбызның иҗат кичәләрен туган якларында үткәрүләре өчен район башлыгы Энгель Фәттахов һәрвакыт матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп яши. Данил Салиховның иҗат кичәсенә дә ул тормыш иптәше Сәрия ханым белән парлап килгән иде, гаиләләре исеменнән дә юбилярга ихлас котлауларын ирештерделәр алар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International