Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, авыл халкы - Татарстан таянычы, аңа алга таба да республика җитәкчелеге ярдәм итәчәк.
Бүген “Актаныш” спорткомплексында өлкәннәр Спартакиадасы узды.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде.
1 урын – Актаныш авыл җирлеге командасы;
2 урын – Киров авыл җирлеге командасы;
3 урын – Иске Байсар авыл җирлеге командасы.
Әлеге сәгатьләрдә “Актаныш” спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы старт алды.
2018 елның 26 - 27 октябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Уңыш күләме буенча лидер районнар: Зәй – 37,1ц/га, Сарман – 33,6 ц/га, Әтнә – 33,2 ц/га, Актаныш – 32,5 ц/га, Нурлат – 32,1 ц/га, Тукай – 31,3 ц/га.
Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасында баланслылыкны һәм озак сроклы финанс тотрыклыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән федераль законга кул куйды. Закон нигезендә расланган үзгәрешләр пенсия яшен ир-атлар өчен 65 яшь, ә хатын-кызлар өчен 60 яшь итеп билгели. Пенсия яшенең артуы 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 2028 елга кадәр 10 ел дәверендә барачак.
12 октябрь көнне үзәк китапханә язучы, якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу уздыра. Очрашу кысаларында язучының “Хәния” китабы тәкъдир ителәчәк. Чарада автор һәм аның әсәрләренең геройлары турында җанлы сөйләшү концерт номерлары белән аралаштырып алып барылачак.
Очрашу 10 сәгатьтә башлана, рәхим итегез!
Актаныш гимназиясенең татарча белем һәм тәрбия бирү үрнәге ТНВ да мәгълүмати-аналитик “Адымнар” тапшыруында http://tnv.ru/main/katalog/informacionnye/adymnar/?idVideo=68348#videoanc
Муниципаль берәмлекләр өчен "Иң яхшы архив" дигән грантлар конкурсы башланды.
2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр Татарстан Республикасында «Минем шәҗәрәм " генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесе үткәрелә. Оештыручысы – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты.