12 октябрь көнне үзәк китапханә язучы, якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу уздыра. Очрашу кысаларында язучының “Хәния” китабы тәкъдир ителәчәк. Чарада автор һәм аның әсәрләренең геройлары турында җанлы сөйләшү концерт номерлары белән аралаштырып алып барылачак.
Очрашу 10 сәгатьтә башлана, рәхим итегез!