7 октябрь көнне район мәдәният йортында якташыбыз Данил Салиховка 60 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Эчтәлекле иҗат кичәсен каләм әһелләре, актанышлылар, укытучылар, укучылар тамаша кылды. Якташыбыз Данил Салиховның иҗат кичәсеннән тантаналы мизгелләр.
7 октябрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә Абхазия Республикасыннан - Кандид Тарба исемендәге «КАВКАЗ» халык биюләре дәүләт ансамбле (Абхазия Республикасы һәм Көньяк Осетия Республикасының халык артисты Арнольд Тарба) чыгыш ясады. Хореография ансамбле чыгышы тамашачыларны таң калдырды. Һәр номер үзенчәлекле булды. Концерт ахырына якынлашты, ә тамашачыларга бөтенләй китәргә теләмәде! Финалда ансамбльнең барлык катнашучылары да чыгыш ясады. Аларның йомгаклау биюе феериик характерда булды, тамашачыларга яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте, аларның күңелләрендә соклану һәм уңай эмоцияләр уятты. Концертны зал алкышлап карады! Тамашачылар аягүрә алкышлады!
«Урман амнистиясе» дип аталучы федераль закон ил территориясендә узган елның августыннан бирле гамәлдә. Ул кишәрлекләр урман фонды җирләре белән кисешкән намуслы сатып алучыларның хокукларын яклый. Әлеге закон, аерым алганда, милекчеләргә, урман кишәрлеге белән кисешкәннәренә карамастан, үзләренең кәрәзле элемтәләренең чикләрен билгеләргә һәм алар турында мәгълүматларны кадастрга кертергә мөмкинлек бирде.
11 октябрьдә 7.20 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина "Business FM Казан» радиосында төбәктә инвестицион климатны яхшыртуда Росреестрның роле турында сөйләячәк.
Бүген район хакимият бинасының утырышлар залында Актаныш муниципаль районы Советы утырышы узды. Көн тәртибендә “Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында“гы мәсьәләсе каралды. Утырышта район башкарма комитеты житәкчесе итеп, бертавыштан, Илфак Бариев сайланды.
Бүгенге утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” директоры - Шарипов Ирек Илдус улы Шәрипов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Искәндәр Камил улы Хәйруллин, район суды рәисе, район прокуроры, көч структуралары җитәкчеләре, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә. «Дәүләт кадастр бәяләве турында " 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ санлы федераль закон һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 ел, №3173-р боерыгы нигезендә, 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә су фонды, урман фонды җирләренә, аеруча саклана торган территорияләр һәм Татарстан Республикасы объектлары җирләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды: "Фидакяр хезмәт өчен" медале, "Татарстан Республикасының атказанган агрономы", "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы", "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе", "Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы", "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" мактаулы исемнәренә 16 кеше лаек булды.
Конкурсны Актаныш районы ачты. 2017 елда Киров мәдәният йорты театр төркеме «Гран-при» га лаек булып, Президент тарафыннан 1 миллион сум акчага ия булган иде. Быел конкурста Актаныш районының Иске Сәфәр авылы мәдәният йортының халык театры катнаша. Тамашачы һәм жюри хөкеменә алар Ш. Хөсәиновның «Әниемнең ак кулмәге» пьесасын тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры Н. Хөсәинов.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды: "Фидакяр хезмәт өчен" медале, "Татарстан Республикасының атказанган агрономы", "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы", "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе", "Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы", "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" мактаулы исемнәренә 16 кеше лаек булды.