Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды: "Фидакяр хезмәт өчен" медале, "Татарстан Республикасының атказанган агрономы", "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы", "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе", "Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы", "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" мактаулы исемнәренә 16 кеше лаек булды.
Актаныш район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Әсрар улы Харисов "Фидакяр хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.