«Идел-йорт» төбәкара конкурсы үз эшен башлады – конкурсны Актаныш районы ачты

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

2018 елның 8 октябрендә Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда театр төркемнәре арасында уздырыла торган Ш. Закиров исемендәге «Идел-йорт» XVIII төбәкара конкурсының өченче йомгаклау туры башланды. Әлеге конкурс лауреат, дипломант һәм гран-при ияләрен билгеләячәк. Жюрига 18 конкурс спектакле һәм 2 конкурс кунаклары спектаклен (Баулы, Чистай районнарыннан) карарга туры киләчәк. Иң яхшыларны сайлап алу өчен барлыгы 54 спектакль каралган.

Конкурсны Актаныш районы ачты. 2017 елда Киров мәдәният йорты театр төркеме «Гран-при» га лаек булып, Президент тарафыннан 1 миллион сум акчага ия булган иде. Быел конкурста Актаныш районының Иске Сәфәр авылы мәдәният йортының халык театры катнаша. Тамашачы һәм жюри хөкеменә алар Ш. Хөсәиновның «Әниемнең ак кулмәге» пьесасын тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры Н. Хөсәинов.

23 октябрьдә жюри утырышы була, алар “Гран-при” иясен атый һәм 10 декабрьдә Г. Камал исемендәге ТДАТ нда бүләкләү тантанасы,  шулай ук иң яхшы спектакльне карау мөмкинлеге көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International