Илебез буенча октябрь ае башында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. 30 сентябрь көнне старт алган әлеге ункөнлек уңаеннан Татар Суыксу авыл җирлегендә ярминкә үтте. Шәхси эшмәкәрләр, фермерлар һәм белем бирү оешмалары авыл халкына юнь бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр.
2 октябрь көнне Татар Суыксу авыл китапханәсендә өлкән буын вәкилләре һәм башлангыч класс укучылары катнашында “Балачакка кайтаваз” дип исемләнгән әдәби кичә булып узды.
3 октябрь көнне Татар Суыксу авылы мәдәният йортында өлкәннәребез чәй табыны артында бәйрәм концерты тамаша кылды.
4 октябрь көнне бәйрәм Яңа Кормаш һәм Карт авыл клубларында дәвам итте. Ике авылда да өлкәннәр мул өстәл артында уен-көлке, җыр-бию, шигырь белән күңел ачтылар.
Бер очрашу – үзе бер гомер дигәндәй, әлеге чараларда өлкән буын кешеләре бер – берсе белән аралашып, күңелле ял итеп, күтәренке кәеф һәм рухи азык алдылар.