Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасы атказанган укытучысы” исеме бирелүче укытучылар:
- «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автоном гомумбелем учреждениесе химия укытучысы ГАРИПОВА Рүзилә Илдар кызы;
-«Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы КОЛЫЕВА Рәвия Закирҗан кызы.