4 октябрь көнне Актаныш балалар китапханәсендә 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең I Б сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Долгова Заһинә) “Китапханә, китап һәм мин - без дуслар” дигән экскурсия узды. Балалар китапханә кагыйдәләре белән таныштылар, укучы формуляры нәрсә ул, ничек китапханәгә китап укучы булып язылырга, китапханәдә нинди китаплар бар һәм башка бик күп сорауларга җавап алдылар. Шулай ук балалар китапларның төрле размерда һәм форматта булуларын белделәр. Алар зур игътибар белән балалар журналлары, энциклопедияләр белән таныштылар, әлеге басмаларның өйгә бирелмәгәнлекләрен, бары китапханәдә генә укырга мөмкин булуын белделәр.
Балаларның китапханәгә экскурсиясе бөтендөнья хайваннарны яклау көненә туры килгәнлектән, алар белән экологик сәгать тә уздырылды. Хайваннар дөньясы белән таныштылар, кызыклы уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Беренче сыйныф укучыларына китапханәдә бик ошады, китапханәгә ешрак килергә дип сүз бирделәр. Китапханәчеләр балаларга китапны яратып, актив китап укучы булуларын теләделәр.