ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Моңа кадәр актанышлылар районда балаларның тешен алу мөмкинлеге булмаудан да шактый зарланды.  Инде хастаханә бу проблеманы да уңай хәл итүгә ирешкән.

Районкүләм “Математик карусель“ бәйгесендә V-VI сыйныф укучылары катнашты. Өчәр укучыдан тупланган 32 команда стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә көч сынашты.

27 ноябрь көнне Пучы балалар иҗат үзәге беренчелегенә татарча көрәш ярышы үтте.

ФОТОМИЗГЕЛЛӘР: Актаныш районы әниләрне хөрмәтләде.

Соңгы ун көндә районда салым түләү шактый активлашкан. Шул рәвешле җир һәм милек салымын 68,2 процент күләмендә җыйнауга ирешкәнбез.  Бу юнәлештә Югары Яхшый (90,7%), Иске Кормаш (83%), Иске Айман (81%) җирлекләре лидерлар сафында. Шул ук вакытта Усы (57%), Такталачык (57%), Актаныш (63%), Пучы (65%), Киров (68%) авыл җирлекләрендә әлеге күрсәткечләр районның уртача күрсәткечләреннән түбән.

- Әллә быел Актанышта Әниләр көне булмый ул?

- Буладыр, ник алай дисез?

- Бер дә бәйрәм булырга ошамаган, 24 ноябрьдә референдум була, дигән кызыл лозунглар гына эленеп тора. Ә нигә әниләрне шулай бар кеше күрердәй итеп котламыйлар?


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Ни өчендер без һаман саннарны анализлауның демографиягә уңай йогынты ясавына ихлас күңелдән ышанабыз инде, җәмәгать. Бүгенге киңәшмәдә дә районда яшәүче хатын-кызларыбыз, аларның саны, хәтта бала таба алу-алмау мөмкинлекләренә дә тирән анализ ясалды.

Бу көннәрдә дә районыбыздан тулы бер делегация  тәҗрибә уртаклашу максатыннан Саратов өлкәсенең Маркс районында урнашкан “Хезмәт” нәсел заводында эшлекле сәфәрдә.

яшь шахматчылар 6-8 декабрьдә Баулыда үтәчәк Кама арты Гран-прие бәйгесенең финал ярышларына әзерләнә. Кама арты Гран-при бәйгесе биш этапта дәвам итә. Актанышта булганында Фирүзә Нәбиева белән Зәйнәп Рахманова яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, финал ярышына чакыру алган. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты арасында әлеге грант проектларын тормышка ашыру буенча килешү төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International