22 декабрь көнне Актаныш районы авыл җирлекләре командалары арасында барган волейбол ярышларына йомгак ясалып, җиңүчеләр, иң яхшы уенчылар билгеләнде.
.jpg)
2019 елда соңгысы булып теркәлгән 25 форма-киңәшмә үзенең дәвамлылыгы белән дә аерылып торды. Ике сәгатькә сузылды ул. Монда, билгеле, чыгыш ясаучыларның регламент белән исәпләшмәве дә үз эшен эшләде. Әллә ел ахыры булганга, әллә башка сәбәпләр аркасында, залда утырган халыкның таркаулыгы сизелде. Игътибарның зур күпчелеге дә җыелышка түгел, ә куллардагы кәрәзле телефоннарга юнәлтелгән иде. Районның иң мөһим утырышларының берсе булып саналган 25 формада мондый битарафлык булырга тиешме?
.jpg)
Бүген Актанышта авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар үтте. Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислек иткән чара бу юлы да күчмә формада планлаштырылып, ул Такталачык авыл җирлегендә оешты.
.jpg)
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы хастаханәләргә ашыгыч ярдәм машиналары һәм район үзәгеннән ерак урнашкан мәктәпләргә 25 автобус тапшырды.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов башкалабыз Казанда узган тантаналы чарада катнашып, Президентыбыз кулыннан олы бүләкне кабул итеп алды.
.jpg)
Ризыклар электрон үлчәүдә үлчәнә, мәсәлән, әзерлек төркеменә йөрүче балаларга аш- 300 грамм, керпе- 70 грамм бирелергә тиеш икән, кечкенәрәкләргә кимрәк.
Ризыклар- технологик картада язылган буенча. Иртәнге аштан проба алып, суыткычка куелган. Ярма, ит саклана торган складларда тәртип, чисталык.
Бер ай элек паром кичүе быелга соңгы рейсын ясаган иде. Кичә, 23 декабрь көнне, Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды.
Халык көтеп алган, матур традициягә әверелгән Яңа ел ярминкәсе быел да актанышлыларны бәйрәм алдыннан сөендерәчәк. 30 декабрь, дүшәмбе көнне, авыл хуҗалыгы идарәсе көче белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә үткәрү күздә тотыла.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык.
Агымдагы елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган фиксацияләү комплексы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге тормышка ашырылды.
Текстның тулы варианты рус версиясендә.
Могҗизалы мизгелләрне күрергә килми калмагыз.