ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Актаныш районының унберенче сыйныф укучылары Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты вәкилләре белән очрашты.

Кышкы сезонны ачу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев өч мәктәпнең физкультура укытучысына ГТОның алтын билгесен тапшырды.

Чалманарат мәктәбеннән Марат Гыйльметдинов, Киров мәктәбе укытучысы Булат Туктаров, Богады мәктәбе укытучысы Марсель Мусин җиденче баскыч нормаларын уңышлы үтәделәр.


22
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2019 елның 23 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:

- бозлавык, бозлы яңгыр;

- томан (Казаннан башка);

- юлларда көчле бозлавык.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, юеш кар һәм бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә. Аерым районнарда бозлавык, томан.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -4..Һаваның максималь температурасы көндез 0º..-3º.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм!

 


21
декабрь, 2019 ел
шимбә

21 декабрь көнне Актаныш районында ике чиктәш республиканың Урал лигасы" исемен алган уртак волейбол турниры тәүге  сезонын япты. 

Аязучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -9..- 12º, аязланганда-17º ка кадәр; һаваның максималь температурасы көндез -8º..-13º.

Юлларда бозлавык.

Бүген 4 райондашыбызга "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.

 

Чаңгы трассасы катлаулы. Шуңа да карамастан, ярышта күп укучы катнашты.

“Нөркә” чаңгы базасы республика ярышларына әзерләнү мәйданчыгы булып торыр дип исәплим. Чөнки, таудан менү, төшү урыннары текә, трассадан ныклап шөгыльләнгән чаңгычы

 

 

 

 

 

гына үтә ала.

Киләчәктә базаның мөмкинлекләре тагы да артачак, теләүчеләргә чаңгы алып торып шуарга мөмкинлек булачак.

Бу уңайдан Татарстан Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка җиңүче кубогын һәм махсус туп тапшырды.

Бүген  “Урал Лигасы”ның дүртенче – финал этабы волейбол командаларын Актанышның “Батыр” спорткомплексына туплады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International