СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР: “Татарстан - яңа гасыр” кубогы Актаныш районына тапшырылды

2019 елның 21 декабре, шимбә

Волейбол буенча муниципаль берәмлекләрнең ир-атлар командалары арасында оештырылып килүче “Татарстан - новый век” – “Татарстан - яңа гасыр”  иҗтимагый хәрәкәте призларына гамәлләштерелүче ярышларда Актаныш районы җиңүче команда булып танылган.

Бу уңайдан Татарстан Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка җиңүче кубогын һәм махсус туп тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International