28 нче декабрь көнне “Бүләк” укыту үзәгендә укучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үтте. Кышкы каникулның беренче көннәренең берсе балалар күңеленә аеруча хуш килеп, яңа елның мавыктыргыч бәйрәме булып хәтергә уелып калды. “Бүләк” үзәге бу көнне ниндидер әкияти, сихри бәйрәмне хәтерләтә иде. Иң элек бәйрәм кунаклары – 100 уку алдынгысы
Ленин һәм Мәдәният паркындагы әкияти маҗаралы дөнья белән танышты. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкияти маҗаралар Яңа ел тамашасын тагын да җанландырды. Чыршы бәйрәмендә район башлыгы Энгель Фәттахов балаларны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә катнашкан һәр балага яңа ел пакеты бирелде.
“Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтерия” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Әхмәтова Әлфия Мирзанур кызы һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты финанс-бюджет палатасы Мурзина Миләүшә Тимерҗан кызы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау кәгазе бүләкләнделәр. .jpg)
Хөкүмәт бүләкләрен Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.
.jpg)
Бүген – 28 декабрь көнне район Советының киңәшмәләр залында Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Кышкы пыяланы юу сыеклыклары, ягъни актив матдәләр (ПАВ)не, ароматизаторлар, буягычлар өстәлгән су эретмәләреннән ясыйлар.
Заманча пыяла юучы сыеклыкларда изопропил спирты, пропиленгликольләр, этиленгликольләр кулланыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сыйфатсыз товар алып, бәйрәм ямен җибәрмәс өчен ата-аналарга татлы бүләкне дөрес сайларга булышачак.
.png)
Беренче чиратта төргәккә, ягъни аның бөтенлегенә игътибар итәргә кирәк, эчендәге тәм-томнар тышкы йогынтыдан яхшы сакланырга тиеш, төргәк ябык, сытылмаган һәм деформацияләнмәгән булсын.
Бу хакта Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлеге хәбәр итә.

2019 елның 21 декабреннән 27сенә кадәр аралыкта Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлегендә 35 хәбәр теркәлгән. Атна дәвамында 2 җинаять эше, 6 административ эш кузгатылган.

Яңа ел яллары чорында Актанышта үтәчәк спартакиадаларга стартны бу юлы да муниципаль хезмәткәрләр бирәчәк. 3 гыйнвар көнне яңа елның беренче чаңгы юлына нәкъ менә алар басачак. Спартакиада программасына бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, аркан тарту кебек ярышлар да кертелгән.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы профсоюз оешмалары координация советы һәм муниципаль районның эш бирүчеләре белән социаль партнерлык кысаларында 2020-2022 елларга үзара хезмәттәшлек килешүе төзелде.
Оешма- предприятие хезмәткәрләренең спартакиадасы 5 гыйнвар көненә билгеләнде. Спартакиадага җыелу иртәнге 9 сәгатьтә Нөркә урманындагы чаңгы базасында. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана.