ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

“Коймак ярминкәсе”ндә  балалар бакчалары, мәктәпләр үз киоскларын, тирә-ягын алдан ук бизәп,чажлатып коймак пешерделәр, күмер салып самавырда чәй кайнаттылар.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/s5_e21rezSg   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Бу хакта тулырак https://www.youtube.com/watch?v=-bN3CXdN7Kc  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Барлык мәгариф оешмалары, авыл җирлекләреннән килгән Кар Бабайлар район үзәге Актанышка җыелды. “Кышкы Сабантуй”да волейбол, кар ыргыту, чанада тарту кебек ярышларда көч сынашты.

30 декабрь көнне Актанышта үткән Кышкы Сабантуйның иң күңелле мизгелләре булып бүләкләү тантанасы торды. Матур бәйрәмнең күңелле нәтиҗәләрен күрү күңелләргә Яңа ел дәрте өстәде.

Һәр җирдә коймак пеште, самавырда чәй кайнады. Район җитәкчелеге әлеге әкияти ярминкә белән махсус танышып чыкты. Мәгариф учреждениеләренең хезмәте Энгель Фәттахов тарафыннан югары бәя алды.

Быел да Актаныштагы Яңа ел бәйрәменә җигүле атлар парады үзгә бер төсмер өстәде. Хәер, алар ел саен бәйрәм мәйданына керә – хезмәтле халык икәнебезнең бер күрсәткече кебек ул атлар. Хуҗалыкларның тройкалары, урамнарны әйләнгәннән соң, хакимият каршындагы мәйданны урадылар.

Бүген Актанышта яңа ел уңаеннан моңа кадәр күрелмәгән бәйрәм чарасы – Кышкы Сабантуй оештырылды. Берьюлы йөз Кар Бабайны күрү мөмкинлеге тудырылган бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды.

Бүген, 30 декабрьдә, Актанышта  агымдагы елдагы соңгы ярминкә оештырылды.  Халык көтеп алган, матур традициягә әверелгән Яңа ел ярминкәсе быел да актанышлыларны бәйрәм алдыннан сөендерде

2019 елның 28 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Казанда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының финал этабы узды. Спартакиадада Актаныш районы муниципаль хезмәткәрләре дә катнашып уңышларга иреште. Район башлыгы Энгель Фәттахов спортчы хезмәткәрләрне котлап изге теләкләрен ирештерде.

 


29
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Актанышта үткән Яңа ел бәйрәмнәренең чираттагысы сыендыручы, опека  гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар белән дәвам итте.

Бүген Балалар иҗат үзәгендә  мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Чарага Кыш бабай белән кунакка хәтта мультфильм геройлары да килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International