Бүген Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы гамәлләштерелде. Мәктәп директорлары, педагоглар чаңгы шуу, өстәл теннисы, йөзү, бадминтон, шахмат ярышларында көч сынашты.
.jpg)
Актаныш шахматчылары Балалар иҗат үзәгендә Шахмат мәктәбендә Кыш бабай призына иң зирәкләрне ачыклады.
2 гыйнвар көнне "Батыр" спорткомплексында Кыш Бабай призына бадминтон буенча район беренчелеге узды.
Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, массакүләм мәдәни чаралар үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында, Актаныш муниципаль районының Актаныш авыл башкарма комитеты боерык бирә:

Шунысы игътибарга лаек, быел да муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында район башлыгы Энгель Нәвап улы 4 спорт төре буенча катнашып, һәр төрдә дә җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде, шул рәвешле ул хезмәткәрләренә үрнәк күрсәтте.

Һәр ярыш төре буенча җиңүчеләр билгеләнеп, алар грамота һәм медальләр белән хөрмәтләнде.Һәр ярыш төре буенча җиңүчеләр билгеләнеп, алар грамота һәм медальләр белән хөрмәтләнде.

2020 елда беренче кышкы спартакиаданы бүген Актаныш муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыклары ачып җибәрде. Тулырак “Актаныш - безнең ZAMAN" каналыннан https://youtu.be/faZQXv16JlY сылтамасы буенча карый аласыз.
Куркыныч һәм тискәре метеорологик күренешләр фаразланмый.
2 гыйнварга һава торышы:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә кар, урыны белән буран, көндез урыны белән кар.
Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -6..-11, аязган вакытта -16, көндез максималь һава температурасы -6..-11.
Юлларда бозлавык.
Яңа ел белəн, хөрмəтле райондашлар! Алга карап, өмет белəн яшик, барлык уй-хыялларыбыз тормышка ашсын. Яңа ел белəн тəбрик итəм, исəнлек-саулык, гаилəлəрегезгə иминлек, балалар игелеге күреп яшәвегезне, бəрəкəтле мул тормыш, бəхет телим. Яңа ел һəр өйгə куаныч, күңел тынычлыгы, илгə-көнгə иминлек алып керсен.
2020 ел сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!