ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Лаеклы беренче урынны  Актаныш технология техникумы  яулады, икенче урында – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, өченче урында – “Ромашка” балалар бакчасы. Җиңү яулаучыларга дипломнар, акчалата призлар тапшырылды.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/0N45YydYVJY сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.


6
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

6 гыйнвар көнне хакимият бинасында үткән киңәшмәдә яңа елга әзерлек буенча  нәтиҗәләр ясалды.  Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхәев  иң яхшы яңа ел бизәлеше ясаган оешмаларны атап, алар арасында җиңүчеләрне билгеләп үтте.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/0N45YydYVJY сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Быелдан  Актаныш хастаханәсенең бала тудыру бүлекчәсеннән бәби алып чыгу  тагын да бәйрәмчә төс ала, чөнки биредә нәни кешене каршылау өчен махсус бүлмә булдырылган. Илдар Сәлимгәрәев бүген кызын нәкъ шушы бүлмәдә тәүге тапкыр кулына алды.

Бүген, 6 гыйнвар көнне, Актанышның хакимият бинасында 2020 елның тәүге киңәшмәсе үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән чарада җирле үзидарә, оешма-хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Көн үзәгенә куелган мәсьәләләр кысасында Яңа ел чорында үткән чараларга нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр хөрмәтләнде.


5
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2020 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- юлларда көчле бозлавык (һәм Казанда);

- төнлә томан.

·         Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә кар явачак.

Көндез явым-төшемсез.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы -2..-5º.

Көндез максималь һава температурасы 0..-3º.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Бүген, 5 гыйнвар көнне, Бурсык авылында гомер кичерүче иң өлкән кеше – Камалов Галимҗан Камал улы, районның озын гомерлеләр сафын тулыландырып, үзенең 90 яшен каршы алды.

Хәер, Бурсык авылының Әлмәндәр картына (аны авылдашлар нәкъ шулай дип атый) һич кенә дә 90 яшьне биреп булмый: хәтере моннан дистә еллар элек булган вакыйгаларны да эзлекле рәвештә саклап килә, зиһене ачык, күзләре күрә, кул-аяклары хәрәкәттә. Өстәвенә, хуҗалыгында сарык малы тота, ихатада тавыклары гөрләшеп йөри, өстәлендәге балы да үз умартасыннан аның. Җәйге чорда авылдашларын шаккаттырып мотоциклда җилдерә Галимҗан ага, тугызлы чалгы белән киерелеп печән чаба.


4
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Сәламәтлек декадасы кысаларында Актанышта  старт алган мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы  көнозын үз җиңүчеләрен барлады. 

Спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе командаларның аркан тартышуы иде. Көндәлек эшчәнлекләрендә җитди булган укытучыларның шуның кадәр бирелеп бер-берсенә көч биреп торуларын күзәтү үзе бер манзарага тиң иде. Бу мизгелдә инде алар өчен дәресләр дә, язылачак планнар да, киләсе тикшерүләр дә онытылды.

Бүген 9 райондашыбызга "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.

 Бүген райондашыбыз, җиңел атлетика буенча СССРның спорт остасына кандидаты, “Батыр” спорткомплексы мөдире Расил Шәвәлиев үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен каршы алды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International