ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

“Россия-24” каналы “В центре внимания” тапшыруында Актанышта 30 декабрь көнне узган Яңа ел бәйрәме чараларын күрсәтте.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/Pau7nYBWt8M  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 10 гыйнварында урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана, бозлавык, төнлә һәм иртән көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.

һава торышы:

Аязучан болытлы һава.

Кар, юеш кар, төнлә бераз.

Урыны белән буран, бозлавык.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-10. Көндез максималь һава температурасы -2..-5.

Юлларда бозлавык.

6 гыйнвар көнне балалар иҗат үзәгендә күренекле шахматчы, җәмәгать эшлеклесе Энгель Маннапов истәлегенә тизйөрешле шахмат ярышы узды.

Биш төркемдә үткәрелгән бәйгегә  Энгель Маннаповның тормыш иптәше һәм кызлары Гөлнара белән Дилара иганәчелек ярдәме күрсәтте.


8
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Олуг юбилейны, насыйп булса, Актаныш районыннан 14 сугыш ветераны каршылаячак. Алар арасында Яңа Богады авылында гомер кичерүче Җәүдәт Шәймөхәммәт улы Шәемов та бар. Утны-суны кичкән ил улы 2019 елда 93 яшен тутырды. Ул тормыш иптәше белән гомер кичерә.

8 гыйнвар көнне  Чишмә авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Миңлегалия Әхмәтхан кызы Харисова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Тыл хезмәтчәненә фидакарь хезмәтләре өчен Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова  рәхмәт сүзләрен ирештереп, РФ Президенты Владимир Путинның  котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәч кабын тапшырды.

Энгель Нәвап улы Актаныш авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Тимер Фәрдиев һәм Хәмит Раяновны шәхсән үзе тәбрик итте.

Энгель Нәвап улы Раббанине чираттагы лаеклы җиңүе белән котлап, районның көрәшчеләренә - Россия чемпионнарына бирелүче максатчан премияне иясенә тапшырды. 


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов  фикеренчә, шәхси секторларда янгыннар санын киметүнең бердән-бер юлы - автоном  рәвештә янгын турында кисәтү җайланмалары (извещательләр) урнаштыру. Сүз аз керемле, күп балалы, социаль яктан куркыныч гаиләләр, 70 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз  яшәүчеләр турында гына бармый – райондагы һәр йортта булырга тиеш мондый төр хәбәриткечләр. 

Бу хакта тулырак     https://youtu.be/Ily0z8A1uuk сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Актаныш районы җирлекләре дә Яңа елны зур әзерлек белән каршы алды. Аларның әзерлеге белән  район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендәге махсус комиссия танышып чыкты.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/dzK9FDOfWds  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Дүшәмбе көнне хакимият бинасында үткән киңәшмәдә әлеге матурлыкны барлыкка китерүдә зур көч куйган оешма-предприятиеләрнең җитәкчеләре хөрмәтләнде.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/0N45YydYVJY сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International