2020 елда беренче кышкы спартакиаданы бүген Актаныш муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыклары ачып җибәрде.
Тулырак “Актаныш - безнең ZAMAN" каналыннан https://youtu.be/faZQXv16JlY сылтамасы буенча карый аласыз.
.png)
“Бүләк” чаңгы базасында чаңгы, “Дулкын” бассейнында йөзү, балалар иҗат үзәгендә шахмат, “Батыр” спорткомплексында өстәл теннисы, бадминтон ярышлары узды. Район хакимияте һәм авыл җирлеге башлыклары арасында волейбол ярышы булды. Хакимиятнең хатын-кызлар һәм авыл башлыкларының ир-егетләр командасы иң оста туп чөючеләр булып танылды.
Һәр катнашучы өч ярышта катнашырга, ярышның берсе мәҗбүри төстә чаңгыда шуу дигән таләп куелган иде. Район башлыгы Энгель Фәттахов үзе сайлаган төрләрдә беренче урыннар гына яулап җитәкчеләргә үрнәк күрсәтте. Призлы урыннарга ирешкән спортчыларга Энгель Нәвап улы медальләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырды.