Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!
Хөрмәтле райондашлар, актанышлылар! Әле кайчан гына зур өметләр белән каршыланган 2019 ел төгәлләнергә санаулы сәгатьләр генә калып бара.
Үтеп баручы елда районыбыз алдына куелган олы бурычлар безне тагын да берләштерде, үзебезгә ышанычыбыз һәм рухыбыз ныгый төште. Без 2019 елны тырыш хезмәттә уздырдык, киләсе елга ныклы нигез салдык. Узып баручы елда без өстебезгә алынган барлык йөкләмәләрне үтәдек, алга куелган программаларны тормышка ашырдык, яңа программалар, проектлар белән эшләүне дәвам иттек. Социаль-икътисадый тармакта, төзекләндерүдә, мәгарифтә, мәдәниятта һәм спортта югары уңышларга без бергә ирештек. Авыл хуҗалыгында терлекчелек тармагында алга китеш булды. Боларның барысына да республика хөкүмәтенең ныклы ярдәме, район хакимияте һәм халыкның аңлашып максатчан эшләве нәтиҗәсендә ирешелде.
Яңа 2020 елга да безнең планнарыбыз зурдан, аларның барысы да халкыбызның тормышын тагын да яхшыртуга хезмәт итәчәк. Мин ышанам: 2020 ел да районыбыз өчен үсеш, алга бару, тотрыклылык елы булачак, республика программалары барысы да эшлиячәк. Сезнең белəн бергəлəп эшләгәндә барысы да үтəлер.
Яңа ел белəн, хөрмəтле райондашлар! Алга карап, өмет белəн яшик, барлык уй-хыялларыбыз тормышка ашсын. Яңа ел белəн тəбрик итəм, исəнлек-саулык, гаилəлəрегезгə иминлек, балалар игелеге күреп яшәвегезне, бəрəкəтле мул тормыш, бəхет телим. Яңа ел һəр өйгə куаныч, күңел тынычлыгы, илгə-көнгə иминлек алып керсен.