Быел да Актаныштагы Яңа ел бәйрәменә җигүле атлар парады үзгә бер төсмер өстәде. Хәер, алар ел саен бәйрәм мәйданына керә – хезмәтле халык икәнебезнең бер күрсәткече кебек ул атлар. Хуҗалыкларның тройкалары, урамнарны әйләнгәннән соң, хакимият каршындагы мәйданны урадылар

Тройкаларның бизәлешенә урыннар чыгарылып, җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелде. Нәтиҗәләрне Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров ясады: 1нче урында – “Актаныш" агрофирмасы, 2нче урында - “Чишмә” агрофирмасы, өченче урында – “Ташкын” хуҗалыгы.
