ТЕЛ ШАРТЛАТЫРЛЫК БӘЙРӘМ: Актанышның мәгариф оешмалары Яңа елны коймак ярминкәсе белән каршы алды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

  Актаныш районының мәгариф оешмалары Яңа елны коймак ярминкәсе белән каршы алды. Бу тамаша Яңа ел уңаеннан бәйрәмчә бизәлгән паркларда оештырылды. Һәр җирдә коймак пеште, самавырда чәй кайнады. Район җитәкчелеге әлеге әкияти ярминкә белән махсус танышып чыкты. Мәгариф учреждениеләренең хезмәте Энгель Фәттахов тарафыннан югары бәя алды. Гомумән, һәркемгә милли ризыкларыбыздан авыз итү мөмкинлеге тудырылган иде бүген.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International