ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Гөлназ Ринат кызы районда эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүнең төп максаты - суд процессларының мөһимлеге  турында районда яшәүче халыкка җиткерү.

Хәрби-патриотик тәрбияне камилләштерү максатында 28-29  февраль көннәрендә Актаныш районында өч спорт төрен берләштергән “Яшь армияче" ярышлары үтә. Спорт чарасында IX – XI сыйныфларда белем алучы егетләр катнаша.

Консультация-кисәтү турында интенсивности метеорологик күренешләр

18 сәгатьтән 28 февраль 18 сәгатькә кадәр 2020 елның 29 феврале.

Татарстан Республикасы территориясендә 29 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:

-көчле явым-төшемсез, юеш кар һәм кар явачак);

-буран; көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр.;

-томан;

-юлларда бозлавык һәм кар боткасы.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ»

Хакимият бинасында 27 февраль  көнне үткән сишәмбе брифингы һәркем өчен гаять әһәмиятле  темага багышланган иде.  Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендә үткән чарада катнашучылар Актаныш районында дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше хакында сөйләштеләр, аңа куелган таләпләрләрне ачыкладылар,  брифингта бу юнәлештәге проблемалар да күтәрелде.

Бүгенге көндә Актаныш авылында ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның берсе – Тимер Фәрди улы  Фәрдиев. Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр иясе ул.

25 февраль кичендә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш районының театр коллективлары театр фестиваленә йомгак ясады, быел да алар арасында җиңүчеләр билгеләнде.

АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсы  5-10 сыйныф укучылары  арасында  4 этапта  үткәрелә:   

- читтән торып уздырыла  торган төбәк  этабы,  анда  Россиянең  барлык  төбәкләреннән  укучылар  катнаша  ала      (2020 елның 1 – 19 апрелендә);

 - катнашучылар  килеп (очно)  уздырыла торган төбәк   этабы, анда  читтән торып  уздырылган төбәк  этабында     җиңүчеләр  катнаша, ул  Россиядә аграр университетлар  базасында  уза    (2020 елның 12 – 24 маенда);

 - финал  этабы конкурсның  барлык    номинацияләре  буенча  узачак
(2020 елның   сентябрендә);

Министр хәбәр итүенчә, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре гыйнварда 7,8 млрд. сумлык керем эшлиләр, шуның 6 млрд. сумы терлекчелектән. Үсеш узган елдагыдан 6%ка күбрәк.

22 нче февраль көнне Казанда В.И. Вернадский исемендәге 8-11 нче сыйныф укучылары арасында "Тикшеренүче" Бөтенрәсәй конкурсының төбәк этабы булып узды, анда Актаныш кадет интернат-мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Рәхмәтуллин Гомәр һәм Хәкимов Альберт, 11 нче сыйныф укучысы Фәрхетдинова Айназ катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International