Районга инвестицияләр җәлеп итүдә максатчан эшчәнлек алып барыла. Эре инвесторларны җәлеп итүнең матур үрнәге – Киров авылындагы Актаныш сөт комбинатының заманча, югары технологияләр белән эшчәнлек башлавы.
.jpg)
26 февраль көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 45 нче утырышы үтте. Сессия алдыннан мәртәбәле кунакларга хакимият бинасы фойесында район үзәгендәге үзмәшгульләр үзләренең хезмәт җимешләрен тәкъдим итте.
.jpg)
Утырыш эшендә Россия Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина, Ирек Зиннуров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм депутатлар, районның җитәкчелек составы катнашты.
.jpg)
26 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ветеринария лабораториясенең матди-техник җиһазланышы, аның эшчәнлеге белән якыннан танышты.
.jpg)
Ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә, ул 1972 елдан Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча үткәрелә.
Бүген Актаныш муниципаль район Советы еллык хисап тотты.
.jpg)
Истәлек билгеләрен райондашларыбызга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.
.jpg)
Мәдәниятне үстерүдә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль –агарту бүлегенең баш белгече Гәрәева Альбина Әдис кызы “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
.jpg)
Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Актаныш” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма мөдире Камалова Илүсә Фаяз кызына “Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелде.
.jpg)
Дәүләт бүләген Ленар Сәүбән улына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.
.jpg)