НӘТИҖӘ ЯСАП: Актаныш районында еллык отчет сессиясе узды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26 февраль көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 45 нче утырышы үтте. Ул районның  2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга билгеләнгән максат-бурычларга багышланган иде.

Утырыш эшендә Россия Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина, Ирек Зиннуров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин,  муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм депутатлар, районның җитәкчелек составы катнашты.  

Сессия алдыннан мәртәбәле кунакларга  хакимият бинасы фойесында район үзәгендәге үзмәшгульләр үзләренең хезмәт җимешләрен тәкъдим итте.

2019 елга районның социаль-икътисади үсеш эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында төп хисапны район башлыгы Энгель Фәттахов  тотты. Үз чыгышында ул район Советы, башкарма комитет, аның бүлекләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның территориаль бүлекләре эшчәнлеге икътисад үсеше һәм социаль бурычларны үтәү белән бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде, дип билгеләп үтте. Тулаем ел республика һәм район билгеләнешендәге максатчан программаларны тормышка ашыруда нәтиҗәле булган.

Район башлыгы район территориясендә эшләүче нефть компанияләре керткән капитал салымнарны билгеләп үтеп, социаль өлкәдән алып авыл хуҗалыгы производствосына кадәр районның һәр тармагы эшчәнлегенә кагылышлы казанышлар һәм проблемаларны атады.


Район җитәкчесе 2020  елда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, куллану, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм күрсәтү өлкәләре алдында торган бурычларга да  да тукталды.

Утырыш кысаларында  Киров  авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов  җирлек эшчәнлеге белән таныштырды. Ул   авылда яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуда республика программаларының ярдәме  зур булуын билгеләп үтте.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды, алда торган максат-бурычларны барлады.


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үз чыгышында Актаныш районының социаль-икътисади үсешенә күзәтү ясады. 

Ахырда район уңганнары Марат Әхмәтов кулыннан төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләрен кабул итеп алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International